Һәлакәт корбаннарын искә алу: Лесхоз мәктәбендә чара узды
Район яңалыклары

Һәлакәт корбаннарын искә алу: Лесхоз мәктәбендә чара узды

15 ноябрь — Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Лесхоз урта мәктәбендә эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия чара узды.

Очрашуда полиция капитаны Илнур Дамир улы Насибуллин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нәзиф кызы Ягъфәрова катнашты. Алар укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юлларда игътибарлы һәм җаваплы булу, үзеңнең һәм башкаларның гомерен саклау турында әңгәмә үткәрделәр.

Белгечләр балаларга файдалы киңәшләр бирделәр, юлларда иминлекнең һәркемгә бәйле булуын ассызыкладылар. Чараны"Юл патруле" яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядының иҗади чыгышы тагын да җанландырды. Укучылар үзләренең чыгышлары аша юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аларны төгәл үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.Әлеге әһәмиятле чара мәктәп стеналары белән генә чикләнмәде. Аның дәвамы буларак, яшь юл хәрәкәте инспекторлары Дәүләт автоинспекциясе инспекторы катнашында уртак профилактик рейд үткәрелде.


Нет комментариев