13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көнендә, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә «Игелек сәгате»дигән чара үткәрелде.
Очрашуда башта күз күрми торган дөньяның ничек төзелгәнлеге: таяклар, тавышлар, кулларның ничек күзгә әйләнүе турында сөйләштеләр. Ә аннары эшкә күчтеләр-пластилиннан төрле фигуралар ясадылар.
Пластилин узенчә сөйли дә белә икән: кемдер таяк ясаган, кемдер яраткан хайванын. Бу фигураларда- гади, ләкин бик мөһим мәгънәләр: мөстәкыйльлек, уңайлылык, күңел җылылыгы.
Нет комментариев