Югары Утар балалар йортында «Бөтендөнья яхшылык һәм ихтирам көне» узды
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йортында «Бөтендөнья яхшылык һәм ихтирам көне» узды

13 ноябрь көнне безнең балалар йортында чын мәгънәсендә җылы вакыйга узды.

«Игелек дөньяны коткарыр» дигән девиз астында без яктылык һәм кайгыртучанлык турында әңгәмә үткәрдек. Барысы да зур һәм ихлас сөйләшүдән башланды.

Балалар тәбиячеләр белән бергә игелекнең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Ә күңелле әңгәмәләрдән соң, балалар биредә яшәүче җан ияләре — тавыклар һәм бәрәннәр янына кунакка бардылар. Тыныч кына кыткылдау, йомшак йонга кыюсыз гына кагылу һәм кемгәдер шатлык бүләк итүеңне аңлау — менә ул чын, тоеп була торган игелек.

Мондый очрашулар бәяләп бетергесез. Алар җаваплылыкка, башкаларның хәленә керә белүгә һәм әйләнә-тирә дөньяның тере булуын аңларга өйрәтә. Балалар моны үз тәҗрибәләрендә төшенделәр. Игелек — ул гади сүзләр генә түгел, ә җылыта һәм дөньябызны яхшырак итә торган җылы хис. Болар барысы да чын күңелдән бирелгән бер кечкенә бөртектән башлана.


Нет комментариев