«Зур этнографик диктант – 2026» Саба район китапханәсендә узды
Район яңалыклары

«Зур этнографик диктант – 2026» Саба район китапханәсендә узды

Чараның төп максаты — илебездә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белемнәрне арттыру, этномәдәни грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү.

Акциядә китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләре әгъзалары, китапханәчеләр һәм үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр катнашты.

Барлыгы 33 кеше диктант язды:21 кеше — офлайн; 12 кеше — онлайн форматта.Барлык катнашучыларга активлыклары һәм белемгә омтылышлары өчен зур рәхмәт!

Милләтләр дуслыгы — уртак байлыгыбыз!


Нет комментариев