Дөньяның төрле почмакларыннан катнашучыларны берләштергән мәртәбәле бәйгедә райондашыбыз Әдилә Шафикова «Хатын-кызлар — ыру сакчылары» номинациясендә II урынны яулады!
Әдилә — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты I курс студенты. Җиңүгә илткән эзләнүләр тарихы да игътибарга лаек! Узган ел Әдилә әтисе ягыннан Миңгәр авылына барып тоташкан нәсел тарихын өйрәнеп, «Гаилә ядкәре» номинациясендә җиңү яулаган иде.
Быел исә ул эзләнүләрен дәвам итеп, әнисе ягыннан Миңгәр һәм Тимершык авыллары белән бәйле хатын-кызларның язмышларын, нәсел тарихында тоткан урыннарын өйрәнгән. Тикшеренү барышында әлеге авылларның метрика кенәгәләре һәм халык санын алу исемлекләре файдаланылган. Бу тарихи чыганаклар нәсел тамырларын барларга, үткән буыннар турында кыйммәтле мәгълүматлар тупларга мөмкинлек биргән. Әлеге әһәмиятле эшне әзерләүдә ярдәм күрсәткән Фәннур Нургалиевка да рәхмәт!Әдиләне лаеклы уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә кызыклы ачышлар, нәтиҗәле эзләнүләр һәм яңа җиңүләр телибез
Нет комментариев