2026 елның 12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Бозда һәм суда сак булырмын» республикакүләм видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
ҖИҢҮЧЕ КУБОКЛАРЫ белән бүләкләнделәр: Эзмә урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Галимуллина Диләрә; Байлар Сабасының «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Галиев Тамерлан.
Республикакүләм бәйге призерлары: "Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбе«нең 9 нчы сыйныф укучысы Тимергалиева Лиана; Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары; «Шәмәрдән 1 нче номерлы „Әкият“ балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре; «Олыяз „Чәчкә“ балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре.
Киләчәктә дә яңа үрләр яулавыгызны, иҗади уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев