Звезды профессии» Бөтенроссия бәйгесендә Үзәкләштерелгән бухгалтерия командасы
Район яңалыклары

Звезды профессии» Бөтенроссия бәйгесендә Үзәкләштерелгән бухгалтерия командасы

Бухгалтерлар „Звезды профессии“ бәйгесендә: ике этап үттеләр, нәтиҗә көтелә.

Үзәкләштерелгән бухгалтерия командасы “Звезды профессии” исеме астында узучы Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Әлеге бәйгедә Мәскәүдән һәм Россия регионнарыннан барлыгы 183 команда катнаша. Регистрация узганда ук  жюри хөкеменә бухгалтерияның эшчәнлеген чагылдырган видеовизитка тәкъдим ителде. Беренче этап онлайн–тест форматында 9 ноябрь көнне узды.

Монда игътибарлылык, логика таләп итүче биремнәргә, цифрлар һәм текст белән эшләүгә корылган иде. Әлеге этапта команда 68,5 балл җыйды. Икенче этап 12 ноябрь көнне узды, әлеге турда команда шулай ук онлайн-тест форматында бухгалтерлык исәбе өлкәсендәге норматив-хокукый актларны белү буенча биремнәр башкарды. Командага уңышлар телибез һәм нәтиҗәләр көтәбез.   


Нет комментариев