Шәмәрдән лицее укучылары изге эшкә кушылды!
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицее укучылары изге эшкә кушылды!

Шәмәрдән лицее укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар бердәм булып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.

Уртак тырышлык белән тупланган азык-төлек, кирәк-яраклар «Солдатка аш» пунктына илтеп тапшырылды. Һәр тартмага кирәкле әйберләр белән бергә күңел җылысы, кайгырту һәм изге теләкләр дә салынды. Әлеге изге эштән читтә калмаган, үз өлешен керткән һәр укучыга, әти-әнигә һәм укытучыга зур рәхмәт!


Нет комментариев