Олы Нырты авылында гражданнарны күчмә кабул итү узды
Район яңалыклары

Олы Нырты авылында гражданнарны күчмә кабул итү узды

Саба районының Олы Нырты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарны кабул итте.

Очрашуда товарларның сыйфаты, аларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе, азык-төлеккә сәүдә өстәмәләре һәм алкоголь сату вакытын чикләүгә кагылышлы сораулар каралды. Белгечләр барлык сорауларга аңлатмалар бирде. Соңыннан авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча укыту үткәрелде. Катнашучыларга файдалы мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы таратылды.


Нет комментариев