Кукмарада милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, РСФСРның атказанган спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр абсолют батыры, хезмәт ветераны Нурсил Зиннәт улы Галиев призларына татарча көрәш ярышлары узды.
Кукмарада милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, РСФСРның атказанган спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр абсолют батыры, хезмәт ветераны Нурсил Зиннәт улы Галиев призларына татарча көрәш ярышлары узды. Әлеге ярышларда «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашып, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
Безнең призёрлар: 32 кг авырлык үлчәвендә: Хәмитов Рияз — II урын!
40 кг авырлык үлчәвендә: Хәмитов Ранель — II урын!
Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы Илдар Ермолаевны уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев