Яшь педагоглар Мәскәүдә узган Бөтенроссия форумында катнашты!
Район яңалыклары

Яшь педагоглар Мәскәүдә узган Бөтенроссия форумында катнашты!

12—15 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Вместе о важном» дип исемләнгән Бөтенроссия яшь педагоглар форумы узды.

Әлеге мәртәбәле чарада төбәгебез делегациясе составында Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алсу Гайзуллина һәм Явлаштау урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Рәзинә Зәйниева катнашты. Дүрт көн дәвамында катнашучылар тәрбия өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, уңышлы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүнең яңа, заманча алымнары белән таныштылар. Райондашларыбызга яңа идеяләрен тормышка ашыруда уңышлар, илһам һәм яңа казанышлар телибез!


Нет комментариев