Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез
Район яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

16-20 ноябрь көннәрендә МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы атналыгы уза.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү — мөһим.  Балаларда юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында кирәкле күзаллаулар, күнекмәләр формалаштыру максатыннан бердәм белем бирү эшчәнлекләре, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында: “Юлда, транспортта, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, "Юл  куркынычсызлыгы»,"  “Юл билгеләре”, “Транспорт төрләре”, " Балалар һәм автомобиль", "Велосипедта, роликларда, самокатларда йөрү" темаларына әңгәмәләр үткәрелә.

Әлеге тема буенча төрле ситуацияләр күзәтелә һәм анализлана. Ата-аналар өчен төркемнәрнең мәгълүмат почмакларында консультацияләр, папкалар, мәгълүмат буклетлары урнаштырыла. Гаилә белән тыгыз хезмәттәшлектә генә без балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча күзаллауларын киңәйтеп,  урамнарда, юлларда, җәмәгать һәм шәхси транспортта үз-үзеңне дөрес  тоту кагыйдәләрен үтәү буенча ныклы күнекмәләр булдыра алачакбыз.


Нет комментариев