Шекшедә плотинаны ремонтлыйлар — су басудан саклыйлар.
Шекше авыл җирлегендә плотинаны планлы ремонтлау. Плотинаның су җибәру җайланмасы алмаштырыла. Эшләрне ҖЧ «Мелиорация» Саба ПМКсы җәмгыяте башкара. Әгәр плотина тәртиптә булса, ул сусаклагычтагы суны ышанычлы тота. Кинәт көчле су басулардан саклый: су ярлардан чыкмый, басуларны, юлларны, йортларны су басмый һәм кешеләрнең тормышына куркыныч тудырмый. Даими капиталь ремонт авариягә юл куймау өчен кирәк.
Нет комментариев