Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 16 ноябрь 1нче сыйныф укучылары өчен чыннан да аеруча кызыклы көн булды.
Директор киңәшчесе Шәрипова Гөлгенә Илдар кызы белән бергә алар «Туган ягым геройлары» дигән Батырлык дәресе үткәрделәр. Сүз гади хакыйкатьтән башланды: «Һәркем герой була ала!». Бу сүзләрнең җанлы булуын күрү өчен, безнең искиткеч «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» китабын ачтылар. Бу — безнең якташыбыз, журналист, филология фәннәре кандидаты, «Болгар радиосы» мөхәррире Люция Рафаил кызы Шәрәфиева иҗат иткән чын хәзинә. Люция Рафаил кызына әлеге искиткеч китап өчен рәхмәт! Ул туган як хәтерен саклый!
Нет комментариев