Татарстанда агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр арасында узган «Үз һөнәренең остасы» республика һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.
Быел конкурска барлыгы 253 гариза кабул ителгән. Иң яхшы белгеч исеменә Татарстанның 35 районыннан һәм Казан шәһәреннән 176 яшь белгеч дәгъва кылган.«Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә Саба районының «Умырзая» кооперативы белгече Фәнзилә Искәндәрова җиңү яулады!
Фәнзиләгә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды. Фәнзиләне зур уңышы белән котлыйбыз! Аңа һөнәри эшчәнлегендә яңа казанышлар, зур уңышлар һәм киләчәктә дә югары үрләр яулавын телибез!
Нет комментариев