Гөлнар Шафикова — II урын: «Созвездие‑Йолдызлык» театрында архив бәйгеләренең йомгаклары
Район яңалыклары

Гөлнар Шафикова — II урын: «Созвездие‑Йолдызлык» театрында архив бәйгеләренең йомгаклары

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» театрында республикүләм архив бәйгеләренә йомгак ясалды.

Әлеге бәйгедә Тимершык авылы сәхифәсен (ВК челтәрендәге «Тимершык көндәлеге») алып баручы Гөлнар Шафикова мактаулы II урынга лаек булды. Гөлнар ханым конкурска авыл тарихына һәм нәсел шәҗәрәләренә багышланган эссе тәкъдим иткән. Хезмәтендә төрле еллардагы метрикә кенәгәләре, халык санын алу исемлекләре, Краснояр краена һәм Саба урман хуҗалыгына күчеп киткән авылдашлар турындагы мәгълүматлар, 1943 елгы хуҗалык кенәгәсе файдаланылган.

Гөлнар ханым авылдашларын берләштерү, истәлекләр туплау, нәсел шәҗәрәләрен барлау аша туган як тарихын саклауга үз өлешен кертә. Аның фикеренчә, әлеге уңыш — авылдашларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул бу эштә ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә.Гөлнар Илдар кызын ихлас күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Туган як тарихын өйрәнү һәм саклау юнәлешендәге игелекле эшчәнлегендә уңышлар, яңа табышлар һәм илһам телибез!


Нет комментариев