Казанда Фәрих һәм Нәфыйк Мадьяровлар Кубогы узды: «Олимп» мәктәбеннән призёр кызлар!
Район яңалыклары

Казанда Фәрих һәм Нәфыйк Мадьяровлар Кубогы узды: «Олимп» мәктәбеннән призёр кызлар!

15–17 ноябрендә Казан шәһәрендә Фәрих һәм Нәфыйк Мадьяровлар Кубогына самбо буенча ярышлар узды.

Әлеге бәйге Бөтенроссия самбо көненә багышланды. Ярышларда 300 спортчы катнашты. Төрле авырлык категорияләрендә йөзләгән бил алышу үтте. Көчле көндәшлеккә карамастан, «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтеп, призлы урыннар яулады. Кызларыбызның уңышлары: Адилә Нигъмәтҗанова — 40 кг авырлык категориясендә 2 нче урын.

Амалия Назмиева — 43 кг авырлык категориясендә 2 нче урын. Адилә белән Амалияне, шулай ук аларның тренер-укытучылары М. Р. Шәрифҗановны һәм Н. А. Шелкованы уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Спортчыларыбызга алга таба да тырышлык, үз көчләренә ышаныч һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез! Афәрин, кызлар! Сезнең белән горурланабыз! Бүгенге уңышларыгыз киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә юл ачсын!


Нет комментариев