«Һөнәре буенча иң яхшы»
Район яңалыклары

«Һөнәре буенча иң яхшы»

13–14 ноябрьдә Татарстанда “Һөнәре буенча иң яхшы” республика конкурсы үткәрелде — агросекторда эшләүче яшь белгечләр арасында.

Финал сынауларында рес­­­­­пуб­­ликаның 35 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 176 яшь белгеч катнашты. Алар  Казан дәүләт аграр университетының өч мәйданчыгында 9 номинациядә көч сынаштылар. Һәрберсендә  ике: теоретик һәм практик этап булды.

Күпчелек  конкурсантны «Иң яхшы механизатор» номинациясе җыйды: анда 38 кеше көч сынашты. «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә 28 кеше ярышты һәм  алар арасында Сабадан «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бухгалтеры Фәнзилә Искәндирова җиңү  яулады.

 “Үзем инде бу  конкурста  3нче  елымны катнашам. Узган елларны урын алмаган идем. Быел да  призер булырмын дип бармадым. Уй­ламаганда-көтмәгәндә 1нче  урынны  алып куйдым.  Аллаһы Тәгаләнең  зур бүләге булды инде бу миңа. Бу конкурста авыл хуҗалыгында эшләгән  кешеләр катнаша ала. Төрле-төрле  номинацияләр бар. Катнашу  – үзе  зур җиңү. Яңа танышлар табарга  ярдәм итә.  Алар белән  аралашасың, үзеңә  кирәкле мәгълүмат алышасың.

Алдагы  елларда  конкурста Сабалар   күбрәк булсын  иде дигән теләктә  калам. Бер  авырлыгын да  күрмәдем. Чөнки сәхнәдән Саба районы  дип  әйтүләре генә  дә ни тора. Балтачтан, Кукмарадан күп катнашуларына сокланып, көнләшеп утырдык. Сабалар бик күп түгел иде шул”, – диде  Фәнзилә. Аңа 50000 сумга сертификатны  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  министры  Марат Җаббаров тапшырды.


Нет комментариев