Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүчеләр
Район яңалыклары

Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүчеләр

21 ноябрь Салым органнары хезмәткәрләре көне итеп 2000 елдан рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлый

 

 

Билгеле булганча, Сабада  урнашкан  салым офисы  Теләче,  Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарын да  колачлый. Әлеге  муниципаль берәмлекләрдәге  137 авыл (шәһәр) җирлегендә 2855 юридик, 221549 физик зат, 4715 эшмәкәр исәпләнә. Барысы 17682 үзмәшгуль теркәлгән, шуларның 3948е Саба районында эшчәнлек  алып  бара.  Офисларның эреләнүе – цифрлы технологияләр кертелүе нәтиҗәсе. Федераль салым  хезмәте  сайтында 70тән  артык электрон хезмәт күрсәтү сервисы бар. Шулар аша районара инспекциягә килмичә дә электрон имза ясатырга  да, юридик зат, шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль булып теркәлергә  дә, ИНН һәм башка төрле белешмәләр алырга була.

 

Районда оешмаларның 656е һәм шәхси эшмәкәрләрнең 802е  телекоммуникацион элемтә каналлары буенча салым хисапларын тапшыра, 17 меңнән артык район кешесе физик затлар өчен салым түләүченең “шәхси кабинеты” нан файдалана.

Саба инспекциясе план үтәлеше күрсәткечләре буенча республиканың районара салым органнары арасында дәрәҗәле урын били. 2025 елда инспекция буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга тупланган салым 24 миллирад 858 миллион  сум  тәшкил итте.

 

Коллектив  өчен ноябрь   бәйрәм  ае  гына түгел,    аеруча  җаваплы чор да. Әйтик, Саба районы буенча   физик затлар 1 декабрьгә кадәр  2025 ел өчен 44 миллион сум транспорт, 14 миллион сум мөлкәт, 12 миллион сум жир салымы түләргә тиеш. Әлегә үтәлеше 65 процент. Моның  өчен  билгеләнгән вакыт  аз  калды. Эшне түләмәүчеләргә пенялар исәпли башлауга җиткермәс өчен барлык чаралар  күрелә. Бурычлы булып калу беркемне дә бизәми. Бу мәсьәләдә үзара  аңлашу бик  мөһим.

Камераль тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Клара Мөбарәкшина, Гөлия Шәймәрданова, Эльвира Фазылева (начальник), Гөлназ Фәфыйкова.
Камераль тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Клара Мөбарәкшина, Гөлия Шәймәрданова, Эльвира Фазлыева (начальник), Гөлназ Рәфыйкова.

  Үзенә 71 дәүләт хезмәткәрен туплаган инспекциядә 53 хатын-кыз, 18 ир-ат эшли. Шуларның 11е – 35 яшькә кадәргеләр, 19ы –50 яшьтән олыраклар. Югары белемлеләр 71 хезмәткәр,  7 белгеч  ике югары белемгә ия.  Шушы урында 36 ел эчендә райондагы оешма үсешенә  үз өлешләрен күп  керткән җитәкчеләрне дә язып китү кирәктер.  Рафаэль Гаян улы Закиров бу  вазифага инспекция  ачылган көннән билгеләнә һәм 1996 елга кадәр җитәкли. Алга таба  начальник  булып Раушан Рәхим улы Әхмәдуллин (1997-2004 еллар),  Мулланур Фәхретдин улы Миннебаев  (2004-2014),  Газинур Хаҗи  улы Әпсәләмов (2014-2018) эшли. 

 

 үзара  хезмәттәшлектә эш бара

 

]Инспекция озак  еллар эшләү дәвамында бай тәҗрибә туплаган белгечләре белән көчле. Мәсәлән, мөлкәт салымын камераль тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльвира Фазлыеваның, шушы бүлекнең баш дәүләт салым инспекторы Гөлназ Рафикованың, бурычларны җайга салу бүлеге җитәкчесе Миләүшә Сафинаның,  салым түләүчеләргә дәүләт хезмәте күрсәтү һәм исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Вәсилә Халяпованың, өстәлгән бәягә салымны камераль тикшерү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Венера Голованың, күчмә (урынга чыгып) салым тикшерү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторлары Ләйсән Гыйльметдинованың, Рамил Нигъмәтуллинның хезмәт стажлары 30 елдан  артык.

Салым түләүчеләргә дәүләт хезмәте   күрсәтү һәм  учет  алып бару хезмәткәрләре Радик Галиуллин,  Вәсилә Халяпова, Алинә Кәбирова, Ирек  Әхмәтшин
Салым түләүчеләргә дәүләт хезмәте   күрсәтү һәм  учет  алып бару хезмәткәрләре Радик Галиуллин,  Вәсилә Халяпова, Алинә Кәбирова, Ирек  Әхмәтшин

Ветераннар онытылмый

Һөнәри бәйрәм  уңаеннан  күп еллар салым хезмәтендә тырышып эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләребез Мулланур Миңнебаев, Фәния  Госманова, Әлфия Велиева, Гөлчирә Сираҗиева, Илгиз Шиһабетдинов, Мөнирә Нургалиева, Гөлфия Галиуллина, Хәмдия Сабирова, Хидая Рәхмәтуллина, Рузия Хаҗиәхмәтова, Фирая Зунунова, Фәнүсә Зәкиеваны да тирән ихтирам белән искә  аласы  килә.

 

Коллективны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлап, эшләрендә һәм тормышта яңадан-яңа уңышлар, планнарының уңышлы тормышка ашуын, нык сәламәтлек телим. Хезмәтебезнең зур  җаваплылыгы турында онытмыйча, һәркемгә законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны вакытында түләү кирәклеген искәртеп калабыз.

Айрат Шәфыйков,

инспекция  начальнигы.


Нет комментариев