«Яшьлек» белгечләре Татарстан Республикасы авыл яшьләре форумында катнашты!
Яңалыклар

«Яшьлек» белгечләре Татарстан Республикасы авыл яшьләре форумында катнашты!

17–19 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре И.И. Галимҗанова һәм З.Р. Павлова, үзәк директоры Д.Р. Закиров җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы авыл яшьләре форумында катнаштылар.

Өч көн дәвамында форумда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар, командада эшләргә, социаль проектлар әзерләргә һәм үз идеяләрен якларга өйрәнделәр.«Яшьлек» командасы да форумнан яңа идеяләр, файдалы танышулар һәм бай тәҗрибә белән кайтты! Алган белемнәр яшьләр өчен тагын да кызыклырак һәм файдалырак чаралар оештырырга ярдәм итәчәк.


Нет комментариев