Бүген күңелләрне җылытырлык, чын йөрәктән сөенерлек искиткеч матур хәбәребез бар!
Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә XXI Республикакүләм «Нечкәбил – 2026» ана һәм гаилә матурлыгы конкурсының тантаналы финалы узды. Быел әлеге күркәм бәйгенең зона һәм муниципаль этапларында Татарстанның 35 районыннан 54 гаилә катнашкан. Ә финалда 9 районнан һәм Казан шәһәреннән 11 гаилә үзләренең сәләтләрен, гаилә традицияләрен, күңел матурлыгын күрсәткән. Шушы мәртәбәле бәйгедә Саба районыннан Мәдинә Сафина «Иң Нечкәбил» дигән мактаулы, әлеге бәйгенең иң югары титулына һәм бүләк тасмасына лаек булды!
Моннан тыш, Мәдинә Сафина «Моңлы сандугач Нечкәбил» («Поющий соловей») номинациясендә дә диплом белән бүләкләнде! Афәрин, Мәдинә! Сез - Саба районының чын горурлыгы! Сезне шушы күркәм уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең өчен ихластан сөенәбез, сезнең белән горурланабыз!
Нет комментариев