«Саба блогеры» проектының чираттагы герое — Олыяз авылында яшәүче биш бала әнисе Гөлфинә Хуҗиәхмәтова. Үзенең шәхси блогында гаилә тормышын, балалар тәрбияләүне һәм авылның көндәлек мәшәкатьләрен яктыртучы ханымның блогерлык эшчәнлеге аның күпкырлы тормышының бер өлеше генә. Аларның ире Искәндәр белән бергә алып барылган күркәм гаилә тормышы — хезмәт сөючәнлекнең һәм туган җиргә мәхәббәтнең ачык мисалы.
Бер блогта — мең төс…
Әлеге проектның рекордсмены — социаль челтәрләрдә 47 меңнән артык язылучысы булган Гөлфинә Хуҗиәхмәтованың блогына «нигез» 2014 елда ук салынган, ягъни беренче постлар шушы чорда куела башлый. Блогы белән якыннан танышканда мин андагы төрлелеккә, җылылыкка, киңкырлы шәхес булуына, тормышны яратуына сокландым. Нәкъ менә шушы төрлелек Гөлфинәне башкалардан аерып тора да инде, ул авыл тормышын бер яклы гына түгел, ә тулы канлы итеп күрсәтә белә.
Һәркем блогтан үзенә таныш кыйммәтләрне таба ала: хезмәт тәмен, гаилә җылысын, туган җиргә мәхәббәт, асыл тәрбия үрнәкләре биредә ачык чагыла. Шулай ук аның блогындагы матур-матур тортларны, камыр ризыкларын, затлы салатларны күреп, хатын-кызның башка көндәлек мәшәкатьләре белән танышып, әлеге батыр әнинең барына да ничек өлгерүенә таң каласың.Олы Кибәче авылы кызы Гөлфинә белән Олыяз авылы егете Искәндәрне Казан элемтә техникумы таныштыра.
Алар икесе дә бер елны уку йортын тәмамлап, 2013 елда гаилә коралар. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, дини кануннар белән яшәүче әлеге матур гаилә бүген үзләре үрнәгендә тырыш, инсафлы биш бала тәрбияли. Бүген Гөлфинәнең үзе белән гаилә тормышы, блогерлык серләре турында сөйләшәбез.
— Күпбалалы әни булу күптәннән килгән хыял идеме?
—Мин, гомумән, биш бала әнисе булырмын дип уйламадым, бу турыда хыялланмадым да. Минем хыялда кечкенәдән ике бала — бер малай, бер кыз булды. Ирем йөргән вакыттан ук безнең өч малаебыз булачак, мин шулай төш күрдем, дип әйтеп килде. Мин хәзер аннан төшең бетеп җиткәнче уянып киткәнсең, ахырына кадәр күреп бетермәгәнсең ахры, дип көләм. Бүген без өч кенә түгел, биш малай үстерәбез: олы улыбыз Ризванга 12 яшь, Зиннурга —11, Мансурга—8, Гафурга —5, Илнурга—1яшь.
Шулай ук блогымда балаларым зур рольне уйный. Мансур анда төп герой дисәм дә була. Язылучыларым аны ешрак төшерүемне сорыйлар. «Шуннан энерия алам, күрәсем килеп тора, дип язалар. Үземнең малаемның кечкенә чагына охшатам», дип язучылар да бар. Мин улларымның барысын да төшерергә тырышам. Әмма хәзер олыларының бик күренәселәре килми. Ризван белән Зиннур иремнең бертуган энесе Ильяс тренерлыгында көрәш белән шөгыльләнәләр.
Төрле район, шәһәрләрдә узучы көрәш турнирларында катнашып, призлы урыннар да яулыйлар. Абыйлары үрнәгендә Мансур да кызыксына башлады. Спорт булгач, әлбәттә, җиңелүләр дә була. Андый вакытларда күңелләрен төшермәскә, рухландырып торырга тырышам. Әтиләре малайларны дини яктан да гыйлемле итеп тәрбияләргә тырыша. Ризван белән Зиннур Пүкәл авылы мәчет-мәдрәсәсендә дини белем дә алалар. Мөдәррис хәзрәт Гыймранов балалар кечкенәдән дингә тартылсыннар, якынайсыннар өчен бар көчен куя.
—Гөлфинә, язылучың буларак, мин сине уңган хуҗабикә буларак беләм. Барына да ничек өлгерәсең? Гомумән, блог алып бара башлауга нәрсә этәргеч бирде?
— Блогер булам дип түгел, бөтен кеше нәрсәдер төшергәч, кызыксынып кына башланган эш иде бу. Язылучыларым арта торды, шуннан үзеннән-үзе социаль челтәрләр дөньясына кереп киттем. Үземне инде 5-6 еллар чын блогер дип саныйм. Иң беренче пост буларак мин яңа өлгергән бәрәңге урнаштырган булганмын. Гомумән, халыкка файдалы булган видеолар белән бүлешергә тырышам. Блогымда нәрсәгә өлгерәм — шуны гына күрсәтәм, җитешмичә төшерелми калганнары да бик күп.
Бер урында туктап торырга яратмыйм. Бер эш белән шөгыльләнеп, ул күңелгә рәхәтлек китерми башлый икән, мин аны калдырып, үземә якын булган башка юнәлешне сайлыйм. Мин шулай ук чит илләргә ял итәргә баручылар өчен группа җыеп, туристик сәяхәтләр оештыру белән дә шөгыльләнәм. Бу миңа яңа кешеләр белән танышу-аралашу мөмкинлеге бирә.Без гаилә коргач та ун елдан артык тугыз сыер малы асрадык. Мин бу вакытта аш-су бүлмәсеннән чыга алмыйча, сепарат аерту, аннан соңгы эшләр көнозынга сузыла иде.
Үзебез җитештергән сөт продукциясен Саба, Шәмәрдәнгә, якын-тирә авылларга тәкъдим итү дә күп вакыт һәм көч сорый иде. Искәндәрнең дә көне абзарда узды диярлек. Хәзер сыер малын бетереп, сарыкларга алыштырдык. «Дорпер» токымлыларны алып, баш саннарын күпкә арттырдык. Бүген мин вакытымны күбрәк балаларга багышлыйм. Өч балабыз мәктәптә, дүртенчесе балалар бакчасында, төпчеге әлегә өйдә тора.
Блогымда да «хәрәкәт» иртәнге аштан башлана, аннары төшкесенә нинди дә булса ризык пешергәнемне күрсәтәм. Монысын хатын-кызлар аеруча көтеп ала. Язылучыларымның күп өлешен олы яшьтәге апалар били. Аларга аеруча ризык әзерләү, малларны күрсәтү, кыскасы, авыл тематикасы кызыклы.
—Тормыштагы Гөлфинә белән блогтагысы аерыламы?
— Блогымны гади, ихлас алып барырга, тормыштагы вакыйгаларны ничек бар — шулай күрсәтергә тырышам. Яшермим, күңел төшенкелеге биләп алган, бөтенләй берни төшерәсе килмәгән вакытлар да була. Шуңа да гел яхшы, матур әйберләр генә төшерәм димәс идем. Әлбәттә, күңелле вакыйгаларга күбрәк урын бирелә. Ничек сәер тоелмасын, елап төшерелгән видеоларны караучылар саны һәрвакыт югары була. Социаль челтәрләрнең алгоритмымы ул, халык шулай кабул итәме, әйтә алмыйм.
Махсус хәрби операциядә күршебез — бик якын кешебез һәлак булуы турында күз яшьләре аша кертелгән видео иң күп карауны җыйды. Ниндидер шатлыгың белән бүлешкән видеоны кеше алай ук кабул итми. Соңгы вакытта Искәндәр белән намаз укып, теләкләр теләгән видеоны миллионга якын кеше карады. Кеше блогта мине бер төрле кабул итсә, чынлыкта күргәч, тагын да җылы мөнәсәбәтен белдерә. Җәмәгать урыннарында күрсәләр, килеп кочаклыйсым килгән иде, оялдым, дип тә язалар.
Чит илләрдә булганда танып эндәшүчеләр бар. Бөтенләй икенче мохиттә танулары минем өчен бик зур горурлык. Таныйлар икән, димәк, минем блогым өчен куйган хезмәтләрем эзсез узмаган, ниндидер нәтиҗәсе бар, дигән сүз. Әмма язылучыларны җыйдың да, блогер булдың гына түгел, аларны саклап, үзеңдә тотып тору да зур хезмәт сорый. Моның өчен син кешегә көн саен ниндидер файдалы мәгълүмат өләшергә тиеш, шул очракта гына ул синең белән кала.
Әмма мине аудиториям нигәдер тәкәббер дип кабул итә икән. Күзгә-күз очрашкач, син шундый ачык, гади, рәхәт кеше икәнсең, диләр. Тормыштагы Гөлфинә белән блогтагысы нәрсәсе белән аерыла соң? Тормышта мин бераз усалрактыр. Чөнки биш малай үстергән әнигә башкача булмый. Әлбәттә, кирәк вакытта гына усал, тиешсез урында тавыш чыгарып йөри торган кеше түгелмен. Блогта үзеңне барыбер дә йомшаграк тотарга кирәктер дип уйлыйм.
—Блог алып баруыңны гаиләң, якыннарың ничек кабул итте?
—Әлбәттә, башта каршылыклы фикерләр, көндәлек барлык эшеңне башкаларга күрсәтеп бару, кемгә, нәрсәгә кирәк ул, дип битәрләүчеләр дә булды. Акрынлап ирем дә, балалар да ияләнделәр, үзләре дә күренергә каршы килми башладылар. Туганнар, дуслар арасында катгый рәвештә үзен төшерергә риза булмаучылар бар. Мәсәлән, медиа өлкәсендә билгеле булган шәхес — бик якын дустым да шундыйлардан. Теләмәгән очракта, мәҗбүри беркемне дә төшермим, билгеле. Блогымның яңа дуслар, танышлар табуда да роле зур булды. Шулай ук эч-серләремне бүлешә торган миңа бик кадерле һәм якын кешемне блогым аша таптым.
—Ничек уйлыйсың, район җирендәге блогер белән шәһәрдә яшәүче нәрсә белән аерыла?
—Дөрестән дә авылда яшәүче блогер белән шәһәрнекенең аермасы бар. Шәһәрдә кибетләр, кафелар, сәүдә үзәкләре бик күп булганлыктан блогерга эшен җәелдерергә мөмкинлекләр зуррак. Авыл җирлегендә бу яктан мәйдан таррак, әмма блогка «азык» яисә контент төшерү өчен материал күбрәк. Без өйләнешкә тә Искәндәрнең әби-бабасыннан калган йортта яши башладык. Мин ул вакытта 20 яшьлек кыз, иремә шәһәрдә төпләнү турында фикеремне әйтеп карадым. Искәндәр катгый рәвештә каршы килде. «Мин авыл өчен җан ата торган кеше, авылда гына яши алам», диде.
Район үзәгенә китсәк, дигән тәкъдимнән соң, кырт кисеп:"Әби-бабай васыять итеп калдырган җирдән мин бер кая да китмим«, — дигәч, башка бу турыда сүз кузгатмадым. Мин бүген шәһәрдә яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Дөрес, калада бик еш, атнага 2-3 тапкыр булам. Минем блогымда тулаем авыл тормышы урын алган. Өебез табигатьнең искиткеч матур урынына урнашкан: бер яктан инеш, икенчесеннән челтерәп чишмә ага. Бу матурлыкка хозурланып, авылда яшәүнең үзенә генә хас сихри рәхәтлеге барлыгына инанасың.
—Сезнең күңелне төшергән яисә кәеф күтәренкелеге бирә торган комментарийлар язучылар бармы? Аларны ничек кабул итәсез? Гомумән, сине нәрсә илһамландыра?
—Минем илһам чыганагым — ирем һәм балалар. Бары тик алардан көч-рух алам. Гомумән, ирем һәр яңа башлангычымны хуплап, рухландырып торучы ныклы терәгем. Аның «син булдырасың» дигән сүзе теләсә нинди эшне башкарып чыгарга рухи көч бирә. Блогымны башлаган вакытта тискәре комментарий язучыларны бик авыр кабул итә идем. Блогерлык тәҗрибәсе арткан саен тире дә калыная бара. Хәзер нәрсә генә язсалар да күңелгә якын алмыйм.
Аллаһка шөкер, тискәресенә караганда җылы, матур сүзләр язучылар күбрәк. Мин шулай ук аудитория алдына чыгып төрле ямьсез сүзләр сөйләп утыручы блогерларны аңламыйм. Бу татарга хас күренеш түгел! Кеше блогтан үрнәк, файдалы яңалык алырга, беренче чиратта блогерлар үзләре язылучыларга һәр эштә өлге булырга тиеш!
Нет комментариев