21 нче ноябрьдә Базарлы Матак авылында мәгариф оешмалары арасында бадминтон буенча «Проба пера» команда ярышларының республика туры узды.
Ярышларда катнашу шартлары: балалар Россиянең иң көчле 150 бадминтончысы исемлегенә кермәскә тиеш һәм барысы да бер мәктәптә укырга тиеш. Гыйлманов Кәрим, Мөхәммәтшин Ислам, Гаптелвалиева Айлина, Фәйзетдинова Әмирә составындагы Саба гимназиясе командасы 11 команда арасында 3 урынны яулады. Балаларны бронза медальләре белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Нет комментариев