22 ноябрьдә Саба‑Арена спорт мәктәбе базасында «Буыннар элемтәсе» өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары узды.
Ярышларның финал этабы Казанда 3 декабрьдә узачак. Бүгенге ярышлар йомгаклары буенча финалга Зарипова Рәмзия Рәшид кызы һәм оныгы Иделия сайлап алынды. Безнең ярышлар нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгечә:Бабайлар арасында:1 урын Вәлиуллин Альберт, 2 урын Мостафин Рамил, 3 урын Хуҗин Тәлгать.Әбиләр арасында:1 урын Зарипова Рәмзия, 2 урын Хәлиуллина Руфия, 3 урын Таһирова Рәкыя. Оныклары арасында:1 урын Сафина Иделия,2 урын Хаҗиәхмәтова Зилә,3 урын Мостафина Ясмина,Оныклары арасында:1 урын Шакирҗанов Әнвәр,2 урын Хуҗин Илдан,3 урын Хәлиуллин Ранэль.
Бабай+онык категориясендә:1 урын Вәлиуллин Альберт һәм Хаҗиәхмәтова Зилә,2 урын Мостафин Рамил һәм Мостафина Ясминә,3 урын Хуҗин Тәлгать һәм Хуҗин Илдан ,Әби+онык категориясендә: 1 урын Зарипова Рәмзия һәм Сафина Иделия,2 урын Таһирова Рәкыя һәм Шакирҗанов Әнвәр, 3 урын Хәлиуллина Руфия һәм Хәлиуллин Ранэль.Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Зариповлар, Сафиннар гаиләсенә "Буыннар элемтәсе"республика ярышларында уңышлар теләп калабыз!
Нет комментариев