«Юл куркынычсызлыгы» атналыгы
Район яңалыклары

«Юл куркынычсызлыгы» атналыгы

Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик атна кысаларында йомгаклау уен эшчәнлеге узды.

Әлеге атналык бик кызыклы һәм мәгълүматка бай булды. Режим моментларында балалар «Күңелле светофор» хәрәкәтчән уенын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мавыктыргыч дидактик уеннарны бик рәхәтләнеп уйнадылар. Шулай ук төркемдә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы оештырылды, анда ата-аналар һәм балалар актив катнашты, матур һәм гыйбрәтле эшләр алып килделәр.

Уен һәм уртак иҗат аша балалар светофор сигналлары, юл билгеләре һәм урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Әти-әниләргә ярдәмчел, фантазияле һәм акыллы җәяүлеләр тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт!


Нет комментариев