90 ел — бер гомер, бер заман. Шул озын юлда шатлык та, кайгы да булды. Саба районы Кече Шыңар авылының Зәйтүнә апа Абдуллина шундый тормыш кичерде: бала чагы сугыш авырлыкларына туры килде, өлкән булгач исә колхозда тырышып эшләде, гаиләсен ныгытты. Бүген без шушы сабырлык һәм көчле рух иясе булган әбибезнең тормыш юлы турында сөйлибез.
Зәйтүнә апа 1936 елның 23 ноябрендә Саба районы Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башлангач, әтисе фронтка китә. Күп тә үтми, аның яу кырында һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Әниләре Газизабану биш бала белән тол калып, аларны ялгызы тәрбияләп үстерә.Авыр тормыш шартлары аркасында Зәйтүнә апага 3–4 сыйныф кына белем алырга насыйп була. Ул гомере буе колхозда намус белән хезмәт куя.
1960 елда авылдашы Нотфулла белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Сабада яшәүче кызы Гөлчирә гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгының уңышларына, шатлыкларына сөенеп яши. Юбилярны гомер бәйрәме белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм «Туган як» ҖЧҖ белгечләре тәбрикләделәр.
Алар Зәйтүнә апага иң изге теләкләрен җиткереп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәтле Зәйтүнә апа! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Гомерегезнең һәр көне якыннарыгызның күңел җылысына, игътибарына һәм мәхәббәтенә төренеп узсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, тынычлыкта озын-озак гомер кичерергә язсын!
Нет комментариев