«“Саба‑Арена” спорт мәктәбе тагын бер тапкыр үзенең югары әзерлек дәрәҗәсен исбатлады: Татарстан Шәхси кубогында Саба вәкилләре призлы урыннар алды. 198 катнашучы арасында Айназ Зәйниев һәм Илназ Сабиров үз категорияләрендә алдынгылар сафында тора — бу спорт мәктәбе эшчәнлеге һәм тренерлар хезмәтенең нәтиҗәсе.
Ярышлар йомгаклары буенча Саба районы һәм «Саба-Арена" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы чыгыш ясап, призлы урыннар алдылар.
3 урын- Зәйниев Айназ ир-атлар арасында ялгыз разрядта;
2 урын-Сабиров Илназ ир-атлар арасында ялгыз разрядта.
Спортчыларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренерларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Нет комментариев