„Әни, син уенда!“: Саба урта мәктәбендә Әниләр көне бәйрәме
Район яңалыклары

„Әни, син уенда!“: Саба урта мәктәбендә Әниләр көне бәйрәме

24 ноябрь Саба урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган «Әни, син уенда!» дип исемләнгән интеллектуаль квиз уены узды. Әлеге матур чарада 1–11 нче сыйныф укучыларының әниләре катнашты.

«Яшьлек» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган уен алты этаптан торды. Һәр этапта логик фикерләүгә, зирәклеккә һәм белем дәрәҗәсенә бәйле алты сорау тәкъдим ителде. Әниләр үзләренең тапкырлыкларын, белемнәрен, җитезлекләрен һәм командада бердәм эшли белүләрен күрсәттеләр. Уен башланыр алдыннан Саба районы яшьләре төшергән «Село в кадре» («Авыл кадрда») фильмы тәкъдим ителде. Фильмда районыбызның яшьләре, аларның тормышы, районның үсеше һәм яшьләр өчен тудырылган мөмкинлекләр чагылыш тапты.

Бәйрәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә кичәне алып баручы Фаил Баязитов үзенең тапкыр шаяртулары, күңелле юморы белән бәйрәмгә аеруча ямь өстәде, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Һәр команда аерым номинациядә җиңү яулап, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.Әлеге бәйрәм әниләребезгә көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, күңелле ял итү, аралашу, сәләтләрен ачу һәм онытылмаслык матур мизгелләр кичерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.


Нет комментариев