Карактан кала, уттан-юк
2026 елның 24 ноябрендә, кичке сәгать 22:41 тирәсендә, Саба районының Пүкәл авылында сарай януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм һөнәри осталык белән эш итүе нәтиҗәсендә янгын вакытында сүндерелә, утның торак йортка күчүенә юл куелмый. Янгын чыгуга сарайдагы электр челтәрендә кыска ялганыш сәбәп булган.
Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген кабат тикшереп чыгу, электр җылыткычларын кулланганда барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәү зарур. Электр үткәргечләренең төзеклегенә, аларның кулланыла торган электр җиһазлары куәтенә туры килүенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Статистика күрсәткәнчә, шәхси хуҗалыкларда килеп чыккан янгыннарның 80 проценты электр җиһазлары һәм электр челтәренә бәйле сәбәпләр аркасында килеп чыга.
Хөрмәтле райондашлар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф булмагыз. Онытмагыз: вакытында күрелгән саклык чаралары сезнең һәм якыннарыгызның гомерен, милкегезне саклап калырга ярдәм итә!
Илдар Хуҗин,
Нет комментариев