Лесхоз картлар йортында өлкәннәрнең сәламәтлеге һәрдаим игътибар үзәгендә
Район яңалыклары

Лесхоз картлар йортында өлкәннәрнең сәламәтлеге һәрдаим игътибар үзәгендә

Көн саен Лесхоз картлар йортында шәфкать туташлары биредә яшәүчеләрнең сәламәтлек торышына мониторинг үткәрә

 Монтиоринг барышында кан басымын үлчәү, пульсоксиметрия, инъекцияләр ясау һәм билгеләнгән препаратларны кабул итүне тикшереп тору керә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кан басымын һәм кислород дәрәҗәсен көндәлек контрольдә тоту-сәламәтлектәге тайпылышларны иртә ачыклау һәм медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү өчен мөһим корал. Бу күрсәткечләр йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен, шулай ук дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итә. 


Нет комментариев