“Урта Саба” хужалыгы сөт савуда үсешне алга әйди
Район яңалыклары

“Урта Саба” хужалыгы сөт савуда үсешне алга әйди

Урта Саба фермасыннан көн саен кабул итү пунктларына югары сыйфатлы 8–8,5 тонна сөт озатыла. Продукциянең майлылык дәрәҗәсе – 4,19,

 

Район хуҗалыкларында  кыр  эшләре төгәлләнеп, аграр тармакта  төп җитештерү процессы терлекчелек   фермаларына  кайтып  калды.  Хуҗалыкларга куелган  максатка ирешү өчен тагын бер  ай вакыт бар.  “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында терлекчелектә тугыз  айлык эш күрсәткечләре буенча үткәрелгән  киңәшмәдә сөт  җитештерүдә  ел  ахырына  көтелгән нәтиҗәләр  экранга  чыгарылган   иде. Слайдта иң югары  үсешнең “Урта Саба” бригадасында (110%) булачагы күрсәтелде. Тугыз  айлыкта әлеге күрсәткеч 106 процент  тәшкил иткән булган. Ягъни 2025 елдагы белән чагыштырганда 2444 центнерга күбрәк  сөт  савылган.

Сыерлар мул, сыйфатлы ризык ашый
Сыерлар  мул,  сыйфатлы ризык  ашый

 

 Урта  Саба фермасыннан көн  саен кабул итү пунктларына югары  сыйфатлы  8–8,5 тонна  сөт озатыла. Продукциянең  майлылык дәрәҗәсе  – 4,19, аксым   күрсәткече –3,27 процент, сөттәге соматик күзәнәкләр саны исә бер миллилитрга 180-250 мең берәмлек тәшкил итә. Бу – район хуҗалыклары  арасында  иң  яхшы   күрсәткечләрнең берсе. Ул – сөтнең сыйфаты өчен төп индикатор. Соматик күзәнәкләр гадәттә аз күләмдә була, әмма ялкынсыну (мастит) вакытында аларның саны кискен арта.

 

“Бездә  мастит группасы  юк. Ул чир малларны  начар шартларда тоту, җиленнең  анатомик тайпылышлары,  саву аппаратларының  дөрес   көйләнмәве аркасынла килеп чыга. Әлеге  факторларга юл  куймаска тырышабыз. 2026 елда 300 башка исәпләнгән торакка реконструкция  ясалды.   Азык  иртә  белән    сәгать 4тә  “Вольво” тараткычы  белән “Иген”  кооперативыннан китерелә һәм  көннең икенче  яртысында шушы  процесс тагын кабатлана. Бер  башка  көндәлек 45-47  килограмм  туры  килә”,– ди хуҗалык  җитәкчесе  Ленар Саматов.  

  Раздойның асылы – сыер үзенең генетик потенциалын мөмкин кадәр ачып, продуктлылык иң югары ноктасына җитсен өчен (беренче чиратта махсус, мулрак һәм баланслырак тукландыру исәбенә) шартлар тудыру. Гадәттә бу чор 100-130 көнгә якын дәвам итә.

                                      Яңа торак

Җитәкче  янәшәдәге 2025 елда төзелгән  яңа торак  белән дә таныштырды. Аны 10  ай эчендә сафка бастырганнар. Биредә  сыерларга   188  яту  урыны  бар. Торак заманча технологияләргә нигезләнеп эшләнгән. Яктырту  таймер   белөн   ашау  өстәленә,  яту  урынына   күпме  яктылык   кирәк – процентлап көйләнелә,  система азрак энергия тота.  Һәр группага  җылытыла торган икешәр  су  ваннасы  һәм акбур, тоз, махсус өстәмәләр  савытлары  урнаштырылган.

 

Җаваплылык, инициатива,  эшкә  караш

 Ферманың төп   байлыгы –  эшчеләр. “Җаваплылык күрсәтсәләр, инициатива  белдерсәләр,  эшкә  карашлары әйбәт  булса,   сыерлар – сөтне, бозаулар артымны   күбрәк  бирә. Терлекчелектә  48  кеше  җитештерүчән хезмәткә тартылган. Фермабыз  – күпмиллләтле, интернациональ гаилә. Татарлар, руслар, үзбәкләр, удмуртлар, таҗиклар,  марилар  үзара  аңлашып, тату  эшлиләр.   Савучылар сыерның  группага кайчан кергәнен,  ничө  көн  савылган,   күпме  сөтләре бар,  кәефләре  ничек, кайчан икенче төркемгә    күчерәсе – барысын да беләләр һәм бөтенесен  контрольдә тоталар. белгечләр белән бергәләп  эшлиләр”,– дип дәвам итә  Ленар Саматов.

 Светлана Ильина (сулдан), Таһирә Эчкрова, Айсылу Сафина.

Светлана Ильина (сулдан), Таһирә Эчкрова, Айсылу Сафина.

 Раздой һәм җитештерү  группаларында  5 кеше эшли. Сыерлар ике  сменада өч тапкыр  савыла.   Көнаралаш   ял туры   килә.

 

  “Хезмәт режимы кулай. Алан-Елгадан 4нче  елымны  килеп  эшлим. Безне  вахта   йөртә. Коллективыбыз бик тату, җитәкчебез әйбәт,  яхшы   күңелле. Бүген  беренче  сменада Кукмарадан  Светлана Ильина һәм таҗик кызы Таһирә Эчкрова белән 300ләп   сыер  савабыз. Фермада милләтлар  дуслыгы хөкем  сөрә. Светлана белән  русча   сөйләшергә  өйрәнеп беттем бугай. Таһирә белән дә ике телдә аралашабыз.   Халыклар бердәмлеге  елы икәнлеге  коллективыбызда  ачык   күренеп тора  инде. Телләр төрле, теләкләр бер: күп  сөт җитештерергә”,–дип  елмая   Айсылу  Сафина.

 

 

Ул быел сыер  савучылар  ярышында теоретик өлештә иң  күп балл җыеп 1нче булган  иде. Сыер  савучыларны  соңгы  айларда сөт бәяләренең  арту  ягына   үзгәрүе дә  куандыра,

Фәнил Мәүлетов.

 


Нет комментариев