Кайгылы хәбәр
Фәнис Фәндүс улы махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә һәм соңгы сулышына кадәр үзенә йөкләнгән бурычны намус белән үти. Хушлашу мәрасимен Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин алып барды. Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, җылы сүзләрен җиткерде. Якташыбызны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды.
Батыр якташыбызның урыны оҗмахта, рухы тыныч булсын. Туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлык, күңел ныклыгы телибез
Нет комментариев