«Токмачлы аш - табын күрке» бәйрәменең максаты - татар аш-су гадәтләрен саклап калу һәм киләсе буыннарга җиткерү.
Чарада авыл хатын-кызлары токмач әзерләү осталыгын күрсәттеләр: камыр бастылар, җәйделәр, токмач кистеләр һәм кунак табынын бик оста әзерләп чыктылар. «Уңган хуҗабикәләр», «Мичән киленнәре», «Нечкә билләр», «Тәмле шулпа», «Алтын резерв» һәм «Мичән уңганнары» командалары кулинария белән бергә сәхнә осталыкларын да күрсәттеләр.
Бәйрәмнең иң кадерле мизгеле — 85 яшьлек хезмәт ветераны Фирдәвес апа Хәйруллинаның шигырьләрен сөйләве булды: тамашачылар аны бик җылы кабул итте. Командалар «Коръән ашы», «Бәби ашы», «Килен токмачы» кебек төрле токмач ашларын тәкъдим иттеләр. Һәр этапта жюри осталыкны бәяләде.
Бәйрәмнең йомгаклану мизгелендә Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев катнашучыларны һәм кунакларны котлады, гармунда уйнап җыр башкарды – залда тагын да җылырак булды. Бәйрәм бик җылы, оешкан төстә үтте.
Нет комментариев