Әниләр көне якынлаша
«Нур» халык театрының үзешчән артистлары – Шыңарның талантлы өлкәннәре һәм яшьләре тамашачыларга искиткеч матур спектакль бүләк иттеләр. Ихлас хисләргә бай әлеге спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тормышчан күренешләр, кызыклы вакыйгалар аша артистлар ана булу бәхетен, гаилә кыйммәтләрен, әни белән бала арасындагы өзелмәс бәйләнешне, мәхәббәт һәм үзара аңлашуның мөһимлеген оста итеп җиткерделәр. Үзешчән артистларның күңел биреп уйнаулары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Шушы матур тамашаны әзерләүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Артистларыбызга иҗади уңышлар, яңа рольләр һәм сәхнә гомерләренең озын булуын телибез! Әниләребез исән-сау булсын, һәр йортта бала көләче яңгырасын, гаиләләребездә һәрчак мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!
Нет комментариев