Шәмәрдән мәдәният йортында Ралина Вәлитовага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Район яңалыклары

Шәмәрдән мәдәният йортында Ралина Вәлитовага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Әлеге кичә изге күңелле, кеше язмышына битараф булмаган, Ралинага һәм аның гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләгән кешеләрне бер залга җыйды.

Тамашачылар алдында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык хореография коллективы, Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең «Тамчы» вокаль-хореография ансамбле һәм «Мирас» хореография коллективы чыгыш ясады. Күңелләргә үтеп керерлек җырлар, матур биюләр кичәне җылылык, бердәмлек һәм мәрхәмәтлелек хисләре белән баетты.

Концертка килгән һәркем уртак изге эшкә үз өлешен кертте. Оештыручылар килгән кунак артистларга –  Ленур Биктимеровка, Расул һәм Данаяга, Ян Лайт һәм Элина Нишевага, Фәнзилгә, шулай ук барлык тамашачыларга, ярдәм итү теләге белән янып йөргән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр

Ралинаның йөзеннән елмаю китмәсен, гаиләсенә көч, сабырлык һәм күңел тынычлыгы телибез. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Бергә булганда без зур могҗизалар тудырырга сәләтле!


Нет комментариев