Саба муниципаль районы яшь инженерлар һәм конструкторларның очрашу мәйданына әверелде. Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында иң гади пневморакетамодельләр буенча шәхси-команда зона ярышлары үткәрелде.
Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 2026–2027 уку елына эш планы нигезендә, Саба районы «Оста» балалар иҗат үзәге белән берлектә оештырылды. Ярышларда Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Спас районнарыннан 23 сәләтле укучы катнашты. Алар өч номинация буенча көч сынашып, үзләренең белемнәрен, техник осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Ракета модельләрен очыру һәм бәяләү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар дипломнар һәм медальләр, ә команда беренчелегендә җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләрне һәм призёрларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Яшь конструкторларга яңа ачышлар, иҗади уңышлар һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез!
Нет комментариев