Сабаның сөйкемле кызы Мәдинә - җиңүчеләр арасында
Район яңалыклары

Сабаның сөйкемле кызы Мәдинә - җиңүчеләр арасында

Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасында «Сөйкемле бала» төбәкара бәйгесе узды. Әлеге бәйге туган телебездә тәрбияләнүче сәләтле сабыйларны бер мәйданга җыйды.

Быел бәйгедә Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш, Арча, Биектау, Саба һәм Кама Тамагы районнарыннан 50 бала катнашты. Милли киемнәр, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән рецептлар буенча әзерләнгән тәмле ризыклар бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмагандыр!

Ә безнең аеруча сөенерлек сәбәбебез бар! Сабаның 4 нче «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәдинә Гафурова бәйгедә өченче урынны яулады! Мәдинә үзенең сәләте, сәхнәдә үз-үзен тотышы, осталыгы белән сокландырды. Ул диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Афәрин, Мәдинә! Кечкенә генә булсаң да, зур сөенеч бүләк иттең! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, күзләреңдәге очкын беркайчан да сүнмәсен!

Татарча сөйләшеп, татарча җырлап үссен балаларыбыз! Телебезнең киләчәге — алар кулында!


Нет комментариев