Хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернатындагыларның хәлен белде
Район яңалыклары

Хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернатындагыларның хәлен белде

Бәйрәмне төрлечә билгеләп үтеп була

27 ноябрьдә Россиядә Хәрби-диңгез флоты гаскәрләренең иң элита төрләренең берсе –  диңгез пехотасы көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы түгел: нәкъ шул көнне 1705 елда император Петр I диңгез солдатларының беренче полкын төзү турында указга кул куя. Шул вакыттан алып диңгез пехотасы данлы сугыш юлы үткән.

«Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында, 27 ноябрь көнне Саба хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр янында булдылар. Алар интернатта яшәүчеләр белән армия сафларында хезмәт иткән еллары турында фикер алыштылар. Кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Хәрби-Диңгез флоты ветераннары белән берлектә пихтадан мендәрләр ясау буенча мастер-класс та үткәрелде. Ветераннар өлкәннәргә  социаль технологияләр үткәрү өчен ротанглар бүләк иттеләр. 


Нет комментариев