Гаилә җылысы – ана кулында
Район яңалыклары

Гаилә җылысы – ана кулында

Бәхетне бернинди бизмәннәрдә дә үлчәп булмый. Түбән Симет авылында яшәүче Гөлия Фатыйхова өчен бәхет үлчәве –ул биш баласы. “Иң зур байлыгым – балаларым” ди ул. Бу сүзләргә чиксез мәхәббәт, сабырлык һәм ана йөрәгенең бөтен җылысы салынган.

һәрберсе аерым бер бәхет

Һәр ана – үз гаиләсенең йөрәге. Биш бала үстерүче  Гөлия  ханымның тормышының  да һәр көне матурлык, һәр сәгате бәхет белән сугарылган.  Биш баласы  биш яктан килеп муенына сарылганда, үзе әйтүенчә – алтын баганасы ире Расыйм киң җилкәсен  янәшәсенә куйганда үзеңне бәхетле санамый мөмкинме?  Биш баласының һәрберсе йөрәгеннән өзелгән бер кисәк, һәрберсе аерым бер бәхет. Бернинди алтыннарга да алыштырмый ул  бүгенге тормышын.

Балачактагы хыялына тугры кала

Кайберәүләр  кебек үк  Гөлия дә  үзенең язмышын балачакта ук сайлый. Кечкенә чагында ук погонлы киемнәр киеп, милиция формасының матурлыгына сокланып үскән кыз, хыялын чынбарлыкка ашыра. 1997 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казан кооператив техникумының юридик бүлегенә укырга керә.  Хокук   саклау хезмәткәре булырга теләгән Гөлиягә уку бик җиңел бирелә.  Ул техникумны  гел “яхшы”  билгеләренә  тәмамлый, конкурста җиңеп  Шәймиев стипендиясе белән дә бүләкләнә. 

Кыю хезмәттә

2002 елда  Казан шәһәренең 12нче “Гвардия” полиция  бүлегендә урнашкан 7нче  батальонының   патруль-сак  хезмәтендә  эшли башлый.  Биредәге эшнең җаваплылыгын, хатын-кыздан никадәр батырлык соралганын аңлатып тору кирәкми.

“Мин кечкенәдән   физкультура-спортны, баскетбол, волейболны яраттым. Шушы эшкә әзерләнеп үстем дияргә дә була. Чөнки бу хезмәттә ныклы әзерлекле булу кирәк. Совет районында "02"гә кергән заявка буенча йөрдек.  Бик аяныч хәлләр дә, үзебезгә куркыныч янаган чаклар да  булды.  Мин график нигезендә төнлә эшләдем. 

Нигездә төрле куркыныч хәлләр, җинаятьләр төнлә кылына. Еш кына өйдә җәнҗал чыгарган дебоширлар белән очрашырга,  үлем очракларын кайнар эздән  ачыкларга туры килде.  Теләп эшләгәч, кыенлыгын сизмәдем,  вазифамны бик яратып башкардым”, –дип сөйли Гөлия. 

Бәхетле гаилә
Бәхетле гаилә

Хезмәте шәһәр белән бәйле булгач, калада төпләнәм, авылга кайтмыйм, дип карар кабул иткән  Гөлияне сөйгәне  Расыймның мәхәббәте “сындыра”. Икесе дә Түбән Симет авылында туып, бер чишмә суын эчеп үскән кыз белән егет 2006 елда үз гаиләләрен төзиләр. Ир хатыны булып авылда яшәсә дә, Гөлия яраткан хезмәтеннән аерыла алмый:  Казанга йөреп эшләвен дәвам итә. 

Белемен тагын да камилләштерергә теләп, читтән торып Казан юридик институтын тәмамлый. Ун елдан соң  Совет районының 15нче  “Танкодром”  полиция  бүлегенә күчә.  Биредә  дә төрле җаваплы эшләр башкара: участок инспекторы, сорау алучы, халык  белән эшләү буенча начальник  урынбасары  вазифасын да алып бара. Эшләү дәверендә куркусыз, ир йөрәкле ханым өч медаль, күпсанлы  Мактау грамоталарына лаек була.

“Ирем Расыйм да сүз әйтмәде, эшемне яратканымны аңлады,  барганда илтеп куйды, кайтканда каршы алды. Ирем каршы килеп, дәгъвасын белдерсә, эшли алмаган булыр идем. Әле һаман да  чакырып шалтыраталар”, –ди ул. 

Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга килә: инде  иң өлкән уллары Рүзәл  Саба аграр көллиятен  тәмамлап, бүгенге көндә “Симет”  җәмгыятендә эшли. Румил  8 сыйныфта, Равил 5тә,  Ралия 2 сыйныфта укый, 5 яшьлек  Раяна  балалар бакчасына йөри. 2015 елда  АПК программасы ярдәмендә яңа урынга йорт салып, үз нигезләрен булдыралар. Инде үз көчләре белән икенче катын да төзеп, эчке төзелеш эшләре алып баралар.  Бүген әни кеше  үзен тулаем балаларына багышлый. Хокук саклау органнарында 22 ел эшләп,  2023 елда 43 яшендә капитан дәрәҗәсендә  лаеклы ялга китә.

“Күп балалы гаилә булырбыз дип, уйламаган  идек, Аллаһы Тәгалә безгә шундый бүләк бирүенә бик рәхмәтлебез. Исән-сау булып үсеп, тормышта үз юлларын тапсалар, иң зур бәхет шул. Зур гаиләне тәрбияләү авыр түгелме, дип сорыйлар. Дөнья йөген икәүләп тартканда, аның бер кыенлыгын да күрмибез. Ишле  гаиләдә үскәнгәме, балаларыбыз да бик  тырыш һәм туган җанлылар. Бер-берсен гел кайгыртып, терәк булып торалар”, – диләр Фатыйховлар.

фото ИИ
Фото ИИ

Әти-әниләре балаларының якты киләчәге, бәхетле балачагы өчен барын да булдырырга, үзләре үрнәгендә хезмәтсөючән итеп тәрбияләргә тырышалар. Моның өчен дә хуҗалыкта тулы мөмкинлекләр бар. Чөнки  абзар тулы мал-туар, уннан артык үгез,  алты савым сыеры  асрала.  Егетләр әтиләре белән  мал арасында  кайнашса, кызлар әниләренең уң кулына әйләнгәннәр. 

“Өйдә эшләр бүленмәгән, кем нәрсәгә өлгерә –шуны эшли тора.  Күпләр балаларны ничек уятуым белән кызыксына.  Йокы бүлмәләренә керәм дә, “Рота, подъем!” дип дәшәм. Алар үзләре төрлесе-төрле якка  сибелешеп бетәләр. “Кызым тор, улым тор” дип,  һәрберсен башларыннан сыйпап уятырга вакыт тими.

Алардан соң өйдәге эшләр башлана. Ферма мөдире булып эшләүче иремне эшкә озатам,  төпчегебезне  Югары Симеткә балалар бакчасына алып китәм. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөртәсе булгач, эшкә дә кермәдем. Безнең заманда мөмкинлекләр булмады, балаларыбыз үзләре нәрсә тели –шуны үтәргә тырышабыз”, – ди әни кеше. 

Егетләр  кечкенәдән  көрәш  белән шөгыльләнеп, әти-әниләрен  җиңүләре белән куандыралар.  Шулай ук район командасы составында волейбол, баскетбол ярышларында чыгыш  ясыйлар. Быел  авыл Сабантуенда  Румил белән Равил үз үлчәү авырлыкларында 1 урынны алып, югары тизлекле велосипедлар белән бүләкләнгәннәр.

фото Татаринформ
фото Татаринформ

Кыскасы,  спорт алар тормышында зур  урын били.   Кызлар да абыйларыннан калышмыйлар.   Ралия драма түгәрәгенә йөри, Раяна биергә ярата.  Балаларны   күнегүләргә,  сәнгать түгәрәкләренә  йөртү  күбрәк әни кеше өстендә.

“Шул гадәтләрен бик яратам: балалар  ярышлардан кергән  акчаларын җыеп, бер-берсенә  кирәк әйберне сатып алалар. Башта берсенә, аннары икенчесенә   телефон алдылар, хәзер  акчаларын сеңелләре өчен  җыялар. Һәр баланың өйдә үз урыны, үз роле бар.  Ярышларга китсәләр, өйнең яме, җаны калмый.  Без тынлыкны яратмыйбыз. Өй гөжләп торырга тиеш.   Без шуңа ияләнгән.  Әниләр көне җитсә, мине чәчәкләргә күмәләр. 

Табын коралар, иртәдән  өйдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Гомумән, җәй буе чәчкәләрдән  өзмиләр: кая барсалар   да чәчәк җыеп кайталар. Әгәр миңа  кабат тормыш юлын сайлау мөмкинлеге булса, нәкъ менә шушы юлымнан атлар идем.  Гаилә тоткасы – ирем,  биш балам – иң зур байлыгым”, –ди бәхетле ана.


Нет комментариев