Конкурсның сайлап алу туры 10–14 ноябрендә үткәрелгән иде. Конкурста катнашырга 39 сәхнә әсәре тәкъдим ителде. Алар арасыннан иң яхшы 12 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясау хокукы алды.
Конкурс эшләрен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Олег Фазылжанов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее директоры, Татарстан Республикасының халык артисткасы Луара Шакиржан, сәхнә ветераны Айрат Зиннуров, район мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, «Оста» Балалар иҗат үзәге директоры Илшат Фәтхриев бәяләделәр. Алар, үз чиратларында, катнашучыларга ихлас рәхмәтлелек белдерделәр һәм яшь артистларның башкару осталыгын, яхшы әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кече яшь төркеме (1–4 сыйныф укучылар):
- 1 урын Теләче урта мәктәбенең «Илһам» коллективы, җитәкчесе: Җиһаншина А.Н.
- 2 урын — Саба районы, Югары Симет урта мәтәбенең «Нур» коллективы, җитәкчесе Гафурова А.А.
- 3 урын — Саба районы, Шәмәрдәннең «Үсеш» лицееннан «Апуш оныклары», җитәкче: Чикулаева Е.А.
Урта яшь төркеме (5–8 сыйныф укучылары):
- 1 урын — Арча районы, Бирәзә төп мәктәбе, коллектив «Мизгел», җитәкчесе: Гыйләҗева Э.М.
- 2 урын — Әгерҗе районы, Исәнбай мәктәбенең : «Күңелле сәхнә» коллективы, җитәкчеләр: Симакова Г.И., Латыпова А.Р.
- 3 урын — Теләче районы, Иске Җөри мәктәбенең «Энҗе бөртекләре» коллективы, җитәкчесе: Шамарданова А.И.
- 3 урын — Арча районы, Бәрәскәй мәктәбенең «Дуслык» коллективы, җитәкчеләр: Корбанова А.Р., Дәүләтшина Н.В.
Өлкән яшь төркеме (9–11 сыйныф укучылары):
- 1 урын — Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбенең «Күңелле сәхнә» коллективы, җитәкчесе Шафикова Г.Р.
- 3 урын — Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш мәктәбенең «Сәхнә теле» коллективы, җитәкчесе: Гайсина Г.Г.
Кушылган төркеме:
- 1 урын — Әгерҗе районы, Көчек мәктәбенең «Тургай» коллективы, җитәкчеләр: Набиуллин И.А., Шәйхетдинова А.Б., Галиуллина К.А.
- 2 урын — Тимыршык мәктәбенең «Яшьлек» коллективы, җитәкчесе Гарифуллина И.И.
- 3 урын — Шекшше мәктәбенең «Нур» коллективы, җитәкчесе: Фаваризова Р.Т.
Чара турында тулырак язма әзерләнә.
Нет комментариев