Әниләр бәйрәме уңаеннан җырчы Вил Усманов хатын-кызларыбызга иң матур җырларын бүләк итте
Район яңалыклары

Әниләр бәйрәме уңаеннан җырчы Вил Усманов хатын-кызларыбызга иң матур җырларын бүләк итте

Бүген район мәдәният йортында иң күркәм, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Әни — һәркем өчен иң кадерле, иң газиз кеше, гаилә учагын саклаучы, чиксез наз һәм мәхәббәт чыганагы. Ана йөрәгенең җылысы, күңел киңлеге, балаларына булган чиксез мәхәббәте бернинди бәһаләргә дә тиңләштереп булмаслык олы хәзинә ул.

Бәйрәмгә җыелучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Расих Закирҗанов ихлас күңелдән тәбрикләде. Ул тормышыбызда әниләрнең роле бәяләп бетергесез булуын ассызыклап, аларга олы рәхмәтен, җылы хисләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм Татарстанның халык артисты Вил Усманов һәм аның иҗат төркеме әзерләгән бай эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте. Вил әфәнде әниләргә карата күңел түреннән чыккан җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен җиткерде, тирән мәгънәле, йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы җырларын бүләк итте. Әниләр турында җырлар белүче тамашачыларга исә артист үзенең махсус бүләкләрен дә тапшырды.

Бәйрәмгә күп балалы әниләр, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашучы волонтерлар чакырылган иде. Әниләргә багышланган әлеге күркәм чара ана назына, күңел җылысына, хөрмәт һәм рәхмәт хисләренә бай булды.

Кадерле әниләребез! Йөзләрегездән елмаю, күңелләрегездән шатлык китмәсен. Балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, исәнлектә һәм күңел тынычлыгында гомер кичерергә язсын. Һәр йортыгызда иминлек, татулык һәм


Нет комментариев