Бәйрәм белән, хөрмәтле Әниләр!
Район яңалыклары

Бәйрәм белән, хөрмәтле Әниләр!

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 1998 елның 30 гыйнварында кабул ителгән Президент Указы нигезендә гамәлгә кертелә. Бәйрәмне рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, тормышта әни кешенең роле нинди зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклау, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.

Әниләр көне — елның иң җылы һәм кадерле бәйрәмнәренең берсе. Газиз кешеләребез балаларының игътибарын, кайгыртуын бәйрәмнәрдә генә түгел, һәркөн тоеп яшәсәләр иде.

Кадерле әниләр! Сез-безнең яклаучыбыз, изге догаларыгыз белән бәлаләрдән саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев