Биш бала - биш бәхет
Район яңалыклары

Биш бала - биш бәхет

“Бала – гаиләнең нуры” ди халкыбыз. Ике басу Арташ авылында яшәүче Зөлфинә һәм Илнур Сабировлар гаиләсендә әлеге нур биш тапкырга катырак яна: аларның иркен, матур йортларында өч малай һәм ике кыз үсеп килә.

 Зөлфинә һәм Илнурның танышу тарихы

Куллар -кулга, йөрәк йөрәккә тоташкан мәлләр
Куллар -кулга, йөрәк йөрәккә тоташкан мәлләр

Биш бала үстерүче ана — әлеге йортның җылысын саклаучы, матурлыкка төрүче Зөлфинәнең Ике басу Арташ авылына килен булып килгәненә 14 ел булган. 2012 елда Казан сәүдә техникумын тәмамлаган кыз сөйгәне Илнурны армия сафларыннан көтеп ала, шул ук елны тормыш коралар алар. Яшь гаилә берничә ел әби‑бабалары йортында яшәгәннән соң, 2020 елда шушы ук нигездә, иңне‑иңгә куеп, үзләренең җылы ояларын коралар. Һәр эшнең авырлыгын да, тәмен дә бергә тату яшь парны бер‑берсенә тагын да якынайта, сөю хисләрен ныгыта. Һәр почмагы үз куллары белән салынган, һәр тактасына мәхәббәт сеңгән нурлы йортта бүген үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән биш сабый үсә.

Балалар –  гаилә шатлыгы

Олы уллары Ильярга 12 яшь - ул инде әти‑әнисенә таяныч булырлык егет булып өлгергән. Иске Икшермә кадет мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Фәннәрне гел «яхшы» билгеләренә генә үзләштергән егет республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап, әти‑әнисен сөендерә. Ирек Олы Арташ төп мәктәбендә өченче сыйныфта укый. Гаиләдә ике малайдан соң көтеп алынган кыз - Илүзә икенче сыйныфта белем ала.

«2025 елда дүртенче балабыз - кызыбыз Илзирә дөньяга аваз салды. Әле яңа гына балалар бакчасына йөри башлады. Аллаһ насыйп иткәч, бишенче сабыйлы да булдык», - дип бәхетле елмая Зөлфинә куенында изрәп йоклаучы өч айлык Илданны кочып.

Бала-бәгырь җимеше
Бала-бәгырь җимеше

Исемнәрен дә әтиләре Илнурга яңгырашлы булсын дип, бөтенесенә дә «И» хәрефенә башлана торганнарны сайлаганнар.

«Бишенчесенә исем уйлаганда улым Ирек: «Әни, берүзең „З“ хәрефеннән каласың бит, сиңа иптәшкә шуннан башланган исем кушыйк», - дип ялынган иде. «Юк инде улым, энең үскәч, бөтенесе „И“ дән башлана, ник мин генә „З“ булып калдым дип безгә үпкәләр», - дидем. Исемдә түгел хикмәт, бәхетләре булсын», - ди әни кеше.

Зөлфинә бирегә килен булып килгәч башта Икшермә кадет мәктәбендә эшли. Аннары Ике басу Арташ клубына мәдәни чараларны оештыручы булып күчә. Өч балалы әнигә төнге сәгатьләрдә эшләү уңайсыз булганлыктан, Арташ авыл җирлегендә хәрби‑хисап хезмәткәре булып урнаша. Гаилә башлыгы Илнур Рафис улы Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, тарих укытучысы, биш ел Лесхозда мәктәп директоры булып та эшли. Быелдан Икшермә‑кадет мәктәбендә төнге тәрбияче булып урнашкан. Үзмәшгуль буларак, буш вакытларында төрле төзелеш эшләрен башкарып, гаиләсен иминлектә, муллыкта яшәтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.

Каенана – яшь гаиләнең терәге

Әлеге йортка аяк басуга үзгә бер җылылык, бердәмлек, үзара матур мөгамәлә күзгә ташлана. Биредәге килен‑каенана мөнәсәбәтенең матур үрнәген күреп күңел сөенә, башкаларга да әлеге өлгене таратасы, җиткерәсе килә. Биш бала үстерү - җиңел эш түгел, улы Илнур гаиләсенә балалар үстерешүдә Рәмзия ханымның да ярдәме зур. Өч малайны ялгызы үстереп, олы тормышка чыгарган тырыш ханымның бай тәҗрибәсе, киңәшләре яшь әнигә зур терәк булып тора.

«Мин Ике басу Арташта туып‑үсеп, 1976 елда Олы Кибәче егетенә кияүгә чыктым. Ирем 1985 елда фаҗигале төстә вафат булды. Бу вакытта төпчек улым Илнур тумаган, карынымда җиде айлык бала иде. 29 яшемдә өч бала белән тол калдым. Йөрәк яраларымны кузгатырга да авыр. Булачак кода‑кодагыйларым - Зөлфинәнең әти‑әниләре белән берничә өй аркылы гына яшәдек.

Илнур улым туып, ярты ел узгач, өч баламны кочаклап 1986 елда туган авылыма Ике басу Арташка кайтып киттем. Фермага сыер саварга кайтсаң, өй салабыз, дип вәгъдә биреп, аны 1 ел эчендә җиткерделәр. Гомерем буе фермада сыерлар саудым. Барлыгы тугыз оныгым бар. Киленем бәби көтүен әйткәч, бик сөендем, алып кайт, үзем булышам дидем. Илдан минем 70 яшемә бүләк булып, туган көнемдә - 5 августта туды. Минем бер көн дә алар янына менми калганым юк.

Иртә белән киленем Илзирәне балалар бакчасына илткәндә кечесен карап торышам. Барасы җирләре булганда да балаларны бик рәхәтләнеп алып калам. Улыма концертка билет ал, Зөлфинә гел балалар янында арыйдыр, Казанга алып барып кайт, дип әйтеп торам», - дип сөйли Рәмзия ханым. Аның килене Зөлфинәне үз кызыдай якын күрүе, рәхмәтле булуы, оныкларын өзелеп яратуы һәр сүзендә чагыла.

Гаилә үрнәге: килен‑каенана мөнәсәбәте һәм балаларга тәрбия бирү

Килен‑каенана мөнәсәбәте гаилә тормышының мөһим бер өлешен алып торуы билгеле. «Яхшы каенана — килененә юл күрсәтүче маяк, ә яхшы килен - ул маякны яктыртып торучы нур» дигән гыйбарә әлеге гаилә мисалында ачык чагыла. Әлеге гаиләдә балалар да кечкенәдән кул арасына кереп, малайлар әтиләре, кызлар әниләре янында кайнашып, хезмәт сөючән булып үсәләр. Олы балалар кечеләрен карашып, бер‑берсен кайгыртып, туганлык җепләрен тирән аңлап тәрбияләнүләренең дә киләчәк өчен кыйммәте зур.

 Әни сүзе: балалар тәрбиясенә карата уйлар һәм җаваплылык

«Әлбәттә, биш бала тәрбияләү — зур җаваплылык. Әти‑әнинең төп вазифасы — аларга күркәм тәрбия бирү, үстереп олы тормышка чыгару, һәрберсенә үз юлын сайларга ярдәм итү. Уйландыра, борчылдыра әлбәттә. Әмма Аллаһы Тәгалә өйләнгәндә, өй салганда, бала үстергәндә ярдәменнән ташламый дигәннәре хак сүзләр икәнлегенә инандык. Безне үстергәндә дә әти‑әниләргә җиңел булмаган. Хәзер бит замана да башка, мөмкинлекләр дә зур. Минем абыем гаиләсендә дә биш бала үсә. Ирең ышанычлы булмаса, һәрвакыт үзенең көчле иңнәрен куймаса, биш бала алып кайтмаган булыр идем», – ди Зөлфинә.

Әлбәттә, гаилә бәхете ул бер яклы гына төзелми: ул ир белән хатынның уртак ышанычына һәм бер‑берсенә булган ихтирам‑хөрмәтенә нигезләнеп барлыкка килә. Хатын‑кыз гаиләнең йөрәге, ә ир‑ат аның терәге, дип юкка гына әйтмиләр.

 Әти сүзе: гаиләгә мәхәббәт һәм рәхмәт

«Зөлфинә бик яхшы, сабыр әни, алтын хатын. Гаиләбезнең учагын дөрләтеп торучы кеше. Мин дә, балалар да без аңа бик рәхмәтлебез. Мин иртән чыгып китеп, кич кенә кайтып керәм. Балаларны, мине җыйнап, барыбызны бербөтен итеп тотучы төп кеше ул. Алга таба да бергә‑бергә исән‑сау яшәргә, балаларны үстерергә, озак еллар пар канатта яшәргә язсын», - ди хәләл җефете турында Илнур Сабиров.

Аның сүзләренә кушылып, «Амин!» дип әйтергә генә кала.

Биш бала-биш шатлык
Биш бала-биш шатлык

 


Нет комментариев