Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Туктар авылыннан Рәзинә Ганиева

Без энем белән әбиле һәм бабайлы балачакта үстек, Аллага шөкер.

Әле балачак кына түгел, үсмер чагыбыз, яшьлегебез дә алар белән бергә күңелле, истәлекле булып күңелгә уелып калды. Төп йорттан чыгып киткәч тә, “Кайттыгызмы, түгәрәкәйләрем, үскәнтәйләрем” дип, безне, барысыннан артык күреп, җаннарын бирергә әзер булып, сагынып көтеп торалар иде. Мин 26 яшемә кадәр әбиле бәхеттә яшәдем, Аллага шөкер. Төпле киңәшләрен биреп, бар әйберне тәртипләп, пешергән һәр  ризыкны бииик тәмле булган дип ашаучылар да алар – әби белән бабай! Кызганыч, хәзер әбиебез гүр иясе инде, безнең өчен сөенеп ятадыр. Ә бабаебызга сәламәтлек телисе килә. Син булганда әле без һаман да онык, әле без хаман да синең түгәрәкәйләрең...

Ә без, үз чиратыбызда, төп йортта үсүебез , әби-бабайлы булып яшәгәнебез өчен Ходаебызга рәхмәтле. Һәркемгә мондый татлы бәхет насыйп булсын иде!

 

Саба районы, Туктар авылы.

Рәзинә Ганиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев