Олыязда мәдәният өлкәсендә 46 ел тугры хезмәт куйган Хөмәйрә Галиуллинаның 80 еллыгына багышланган юбилей концерты булды.
Мәдәният йорты фойесында аның барлык бүләкләре, дипломнары һәм грамоталары тәкъдим ителде. Концерт башланганчы кунаклар мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре әзерләгән «Җырлаучы фотографияләр» күргәзмәсе белән таныша алдылар. Фотографияләргә төшерелгән QR-кодлар ярдәмендә, сканерлы смартфонның теләсә кайсы иясе аны сурәткә китерә алды һәм ул төшерелгән чарадан җыр яки музыка яңгырады. Тантаналы өлеш туган авылга багышланган җыр астында видеороликтан башланды.
Иң беренче котлау сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов җиткерде. Ихлас тәбрикләү чыгышларын җитәкчеләр Шәмсун Сөнгатов, Мидхәт Хафизов, авылдашлары, күршеләре һәм балалары дәвам итте. Һәр котлау дәртле җырлар һәм биюләр белән чиратлашып барды.
Юбилеегыз, белән Хөмәйрә ханым!
Нет комментариев