Үз-үзеңне дәвалаганчы табибка мөрәҗәгать ит: грипп буенча табиб киңәше
Район яңалыклары

Үз-үзеңне дәвалаганчы табибка мөрәҗәгать ит: грипп буенча табиб киңәше

Грипп – ул вируслы йогышлы авыру. Инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Вирус сөйләшкәндә, ютәлләгәндә тирә-як мохитка бүленеп чыга һәм сулыш юллары аша башка кешегә күчә.

 

Фото ИИ
Фото ИИ

Теләсә кайсы кеше грипп белән авырырга мөмкин, әмма балалар арасында йогышлану дәрәҗәсе иң югарысы. Өзлегүләр исемлеге киң — пневмония, ринит, синусит, бронхит, отит, миокардит һәм перикардит, миозит, бөерләрнең зарарлануы, баш һәм арка миенең тышчалары, кан тамырлары. Шулай ук грипп вакытында булган хроник авырулар да кискенләшә. А һәм В типлы вирусларның мөһим үзенчәлеге – аларның үзгәрү сәләте: ел саен диярлек яңа вирус вариантлары барлыкка килә, шуңа күрә гриппка каршы вакцина ел саен яңартыла.

Грипп симптомнары: бизгәк, 37,5-39° градуска кадәр температура, баш авырту, мускуллар, буыннар сызлау, калтырану, арыганлык, ютәл, борынга томау төшү.Үз белдегең белән дәвалану ярамый. Нәкъ менә табиб кына диагноз куярга һәм кирәкле дәваны билгеләргә тиеш. Аның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә: даруларны вакытында эчәргә һәм авырган вакытта ятып торырга кирәк.

 

Авыру балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә, мәдәни-масса чараларына җибәрергә ярамый. Үзеңне грипптан ничек сакларга? Эпидемия сезоны башланганчы, авыруга каршы прививка ясатырга кирәк. Вакцина – профилактика чараларының иң нәтиҗәлесе. Ул халыкның барлык төркемнәренә дә киңәш ителә, Әмма 6 айдан башлап балаларга, олы яшьтәге кешеләргә, хроник авырулардан интегүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә, студентларга, мәгариф учреждениеләре, хезмәт күрсәтү, транспорт, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә ясала.

 

Хәзерге заман вакциналар составына  иммуномодуляторлар (полиоксидоний яки совидон) кертелгән. Прививка кадаткан 100 кешенең 90ы грипп белән авырмый яисә чир җиңел формада, өзлегүләрсез уза. Вакцинадан соң саклагыч титрда иммунитет 2-3 атнадан соң формалаша һәм 1 ел саклана. Шулай ук йөкле хатын-кызларны да, бигрәк тә йөклелекнең 2-3 триместрында, прививка ясату бик мөһим, чөнки аларда грипп авыр уза һәм бала үсешенең һәлак булуына китерергә мөмкин. Моннан тыш, йөкле хатынга ясалган прививка бала туганнан соң беренче 6 айда аны да саклый.

 

Районның дәвалау-профилактика учреждениеләренә гриппка каршы препаратлар кайтты. Алар  консервантлар булмаган, грипп вирусының 4 төренә каршы актив вакциналар. Прививкаларны алу өчен үз участок табибыңа яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезонлы авырулар күтәрелеше башланганчы иммунитет булдыру һәм үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен гриппка каршы вакытында прививка ясатырга кирәк.

Резеда  Фәттахова,

район үзәк хастаханәсе

табиб-эпидемиологы.


Нет комментариев