Тимершыкта мәктәп директорлары һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә узды
Район яңалыклары

Тимершыкта мәктәп директорлары һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә узды

Очрашуда 2026 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Төп доклад белән Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин чыгыш ясады. Ул көзге чәчү өчен урман орлыкларын әзерләү һәм декоратив агач төрләрен арттыру мәсьәләләренә  тукталды.  Чарада шулай ук Саба районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Капитонова катнашты.  
Иң яхшы мәктәп урманчылыклары билгеләнде: 1 нче урын — Тимершык мәктәбе; 2 нче урын — Олы Кибәче мәктәбе;  3 нче урын — Иштуган мәктәбе. Алдынгы мәктәп урманчылыкларына көнбатыш туясы һәм Себер эрбет нараты үсентеләре бүләк ителде. Очрашу ахырында хезмәттәшлекне дәвам итү һәм киләсе семинарны яз көне үткәрү турында килешенде.


Нет комментариев