Милли матурлык, нәфислек һәм иҗат бәйрәме булган «Этно-дефиле: Маленькие модели» республикакүләм иҗади бәйгесендә Саба районының нәни йолдызчыклары зур уңышларга ирештеләр.
Саба муниципаль районының 4нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Гафурова Мәдинә бәйгедә үзенең осталыгын күрсәтеп, мактаулы I УРЫНГА лаек булды. Саба муниципаль районының 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Рәхимова Ясминә «Любовь к Родине» («Туган илгә мәхәббәт») номинациясендә ҖИҢҮЧЕ исемен яулады!
Афәрин, кызларыбыз! Сезнең уңышларыгыз белән чын күңелдән горурланабыз! Алга таба да иҗади уңышлар, яңа үрләр һәм җиңүләр телибез!
Нет комментариев