Китапханә! Кечкенәдән безнең яраткан урыныбыз иде ул. Актарып утырырга ватсаплы телефоннар юк заман бит. Ә ни беләндер кызыксынырга кирәк...
Шуңа күрә хәреф таный башлауга китапханәгә – белем иленә юл ала идек.Ә анда безне Гөлчирә, Сәкинә, Зәйтүнә, Вәсилә апалар каршы ала. Өлкән буын китапханәчеләр иде алар. Безне гел дә укуга тарттылар. Беркөнне Байлар Сабасы үзәгендә урнашкан, якташыбыз Әбрар Кәримуллин исемен йөрткән китапханәгә әнә шуларны уйлый-уйлый килдем. Мине берсенән-берсе матур, сөйкемле кызлар каршы алды.
Башта биредәге чисталыкка, тәртипкә, китапларның күплегенә, аннары хезмәткәрләрнең ачык йөзләренә исем китеп, бер минутка туктап-каушап та калдым. Нинди китап кирәген сорыйлар да, тиз арада алып килеп кулыңа тоттыралар. Әле аның өстенә ерактан гына булса да, китапның кыскача эчтәлеген дә сөйләп бирәләр. Барысын да белүләренә гаҗәпләнеп тыңлыйсың. Бу затлы бинадан чыкканда, синең кулыңда бер кочак китап була, чөнки биредә барысын да уку теләге көчәя генә.
Әгәр дә инде сиңа китапханәдә баручы әдәби мираста катнашырга чакырсалар, башыңны күккә тигән кебек итеп тоясың. Бик теләп ризалашасың. Әдәби мирас – ул ай дәвамында бер татар язучысының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү. Шәхси дәфтәрдә аның иҗатыннан өзекләр урнаштыру һәм язучы яшәгән чор стилендә әдәби кичә, квиз…
Без моңарчы Һади Такташка, Муса Җәлилгә, Хәсән Туфанга, Габдулла Тукайга һәм Мөхәммәт Мәһдиевка багышланган кичәләрдә катнаштык. Китапханәче кызлар барысына да зурдан әзерләнгәннәр иде. Әгәр дә чарада катнашмасак, галим, тәнкыйтьче, татар телен өйрәнүче Мөхәммәт Мәһдиевның сугыш елларында ачлыктан интегеп, 6 баладан дүрткә генә калып, Арча укытучылар әзерләү училищесында укуын, 1948-1950 елларда Керәнне җидееллык мәктәбендә белем бирүен, әнисе Бибирабига әбинең Түбән Симет авылында туганлыгын, 8нчы буын абыстай икәнлеген, әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улының 1938 елда “корткычлык” исеме тагылып, атып үтерелүен белер идекмени!
Әдәби мирас кичәсендә Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музееның җитәкчесе Халидә Габидуллинаның катнашуы барыбызга да язучы тормышының без белмәгән якларын ачарга ярдәм итте. Китапханә – белем чишмәсе. Анда эшләүче тырыш, хезмәт сөюче кызларга директорлары Ләйсән Рәкыйповна белән белән берлектә яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын иде.
Муса Абдуллин.
Нет комментариев