Татарстанда кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Татарстанда кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышын Урта Идел буенда формалашачак циклон катлауландырачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев 

Бигрәк тә республиканың көнчыгыш районнарында уңайсыз шартлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төбәктә кар һәм җепшек кар белән болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән Татарстанның көнчыгышында көчле кар явуы көтелә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк, күз күреме начараюы ихтимал. Көнчыгыш районнарда ул 500-1000 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез -1.. +3 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә, республиканың көнчыгыш өлешендә кар көртләре булуы ихтимал.

Ял көннәрендә, 7 һәм 8 ноябрьдә, болытлы һава сакланачак. Вакыт-вакыт кар һәм җепшек кар явачак. Төнлә температура 0...-5 градус, көндез 0...+3 градус тәшкил итәчәк.

Киләсе атна башында, 9 һәм 10 ноябрьдә, һава шартларының сизелерлек үзгәрүе көтелми. Синоптиклар фаразлавынча, вакыт-вакыт кар һәм җепшек кар явуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -1...-6 градус тәшкил итәчәк, 9 ноябрьдә ерак көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары -2 дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kar-yavuy-buran-ham-kocle-il-kotela-5931640


Нет комментариев